+28 °С
Болытлы


Гомер юкка гына үтелмәгән” темасына музей сәгате узды. Музей җитәкчесе укучыларны яраткан директорның истәлегенә багышланган экспозиция белән таныштырды. 6а сыйныф укучылары аның фотосурәтләре, бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәккә тагыла торган билгеләре, медальләре белән танышты. 2007 елда Ратмир Фоат улы “БР халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. 2010 елда исә ул “БРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Яхшы җитәкче, чын дус буларак аның турындагы якты истәлек һәммәбезнең дә йөрәкләрендә мәңге яшәячәк һәм сакланачак.