ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
3 октябрь 2023, 06:05

Рушана – Аксаков премиясе лауреаты

Шушы көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова укучысы Рушана Таһирова белән башкалабыз Уфада опера һәм балет театрында узган бүләкләү тантанасында булып кайтты. Рушана Аксаков премиясенә ия булган.

Рушана – Аксаков премиясе лауреатыРушана – Аксаков премиясе лауреаты
Рушана – Аксаков премиясе лауреаты


“Без укучыбыз Рушана Таһирова белән опера һәм балет театрында бүләкләү тантанасында катнаштык. Рушана Аксаков премиясе лауреаты булды. Бу премия иң яхшы студентларга С.Т. Аксаковка багышланган иң яхшы эшләр өчен бирелә. Алар – фәнни-тикшеренү эшләре, мәгърифәтчелек һәм гамәли характердагы эшләр. Рушананы ихлас котлыйм, киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын!”, – дип ихлас уртаклашкан Нәфисә Рабис кызы “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас