ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
3 октябрь 2023, 11:25

Тормыш акылы – күңел яшьлеге

Өлкәннәр көне уңаеннан Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә “Изгелек һәм хөрмәт көне” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.

Тормыш акылы – күңел яшьлегеТормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге

 Аңа районның шушы тармак хезмәте ветераннары чакырылды. Бәйрәм чарасы дәвамында өлкәннәр бәйрәм котлауларын һәм иң җылы теләкләрне кабул итте. Очрашуда алар яшьлек еллары хәтирәләрен барладылар, тормышларында һәм китапханәдәге хезмәт елларында булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Җылы бәйрәм мохите һәм хезмәттәшләре белән күзгә-күз карашып аралашу кәефләрне күтәреп, сөенечле тойгылар бүләк итте. Очрашуда катнашучылар шулай ук районның китапханә тормышын чагылдырган фотоальбомнар һәм папкаларны карадылар, “Тормыш акылы – күңел яшьлеге” китап-рәсем күргәзәсе материаллары белән таныштылар. Анда “алтын” яшьтәге өлкәннәр турындагы китаплар һәм гәзит-журнал мәкаләләре урын алган иде. Моннан тыш, ветераннар Балалар модельле китапханәсендә һәм “Лесенка” сенсор-библиотерапия бүлмәсен дә сокланып карадылар.
Чара ахырында өлкәннәр күтәренке кәеф белән, очрашуны оештыручы хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт хисләре белән йортларына таралыштылар.

Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Тормыш акылы – күңел яшьлеге
Автор:Ильмира Шайдуллина
Читайте нас