ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
3 Октября 2023, 11:15

Ял көннәрен файдалы итеп

Узган якшәмбе көнне гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары Илеш районында урнашкан «Красная дача» туристик базасында экскурсиядә булып кайттылар. 

Ял көннәрен  файдалы итепЯл көннәрен  файдалы итеп
Ял көннәрен файдалы итеп

Алар анда «Лазертаг» хәрби-тактик уенында бик теләп катнаштылар. Шулай ук күңелле ял минутларын яшүсмерләр биредә матур табигатьле аулак урында балык тотып, волейбол, минифутбол, бадминтон уйнап үткәрде. Экскурсия ахырында кызлар һәм егетләр страус фермасында булдылар. Укучыларның ял көне файдалы узды. Һәммәсе дә сәяхәттән канәгать калды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас