

Бу орден 1994 елда булдырылып, 1995 елның 8 маенда бирелә башлый һәм бүгенге көнгә аңа нибары 100 ветеран һәм 4 хәрби часть лаек булган.
Жуков орденын һәм медален булдыру атаклы полководец һәм Русия¬нең милли батыры, “Җиңү маршалы” Георгий Жуковка карата булган тарихи гаделлекне тергезү җә¬һәтеннән зур әһә¬мияткә ия.
“Якташыбыз махсус хәрби операциягә киткәненә сентябрь аенда бер ел тулды. Шушы вакыт эчендә ул батырлык өлгеләре күрсәтеп, олы бүләккә лаек булды. Курку белмәс, батыр ул үстергәннәре өчен аның әти-әнисенә рәхмәт. Яугир якташыбызга туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын”, – дип язып чыкканнар Rezyapovo_official төркемендә.
Лиана Ханмурзина.
Мәгълүмат https://vk.com/club200680865?ysclid=ln9umc655o540909967 ВК төркеменнән алынды