+24 °С
Яңгыр


Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, аның беренче урынбасары Дамир Низамов, район үзәк дәваханәсе баш табибәсе Алина Латыйпова, Яңа Калмаш авыл мәдәният йорты мөдире Нәсимә Бадамшина, авыл халкы катнашты.
Җирле инициативаларны хуплау программасы проекты биредә тулысынча тормышка ашырылган: мәдәният учагы профнастил белән тышланган, тәрәзәләре яңа пластик конструкциялегә алмаштырылган, бинаның эченә капиталь ремонт ясалган. Моннан тыш, китапханә, фельдшер-акушер пунктына да ремонт эшләнеп, җиһазлар кайтарылган.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең алдагы санында укырга мөмкин.