ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
4 октябрь 2023, 04:55

Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...

Татар халкында яшь киленгә су юлын күрсәтү – ата-бабаларыбыздан сакланып килгән күркәм милли йолаларның берсе.

Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...
Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...


Су – яшәү чыганагы. Яшь килен – учак хуҗабикәсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары озаткан. Килен аларга үзенең бүләкләрен – чиккән кулъяулыклар өләшкән. Шунысы сөенечле, бу йола бүгенге көндә дә кайбер авылларыбызда башкарыла.
Шушы көннәрдә Иске Сөрмәт авылы клубының мәдәният хезмәткәрләре “Су юлына бару” йоласын оештырды. Бу көнне Яңа Бирде авылында кавышкан пар “Ян чишмә” чишмәсенә юл тотты. Чара йоланың күркәм шартларына нигезләнеп башкарылды.

Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...
Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...
Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...
Су юллары гөл генә, кадерләрен бел генә...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас