

Бройлерлар һәм йомырка салучы тавыклар азыгына бераз гына чәй содасы өстәү бик әйбәт: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, тизрәк үсәргә һәм йомырканы күбрәк салырга ярдәм итә ул.
Соданы суга гына өстәүдән файда юк: кош-корт мондый эчемлекне яратмый. Болай эшләргә: 5 кило катнашазыкка киптереп төелгән бер уч йомырка кабыгы, 20 грамм чәй содасы (җылы суда эретеп) салырга. Тозсыз пешкән бәрәңге (дөге яки макарон) суы өстәргә. Мондый азык тавык күңеленә бик хуш киләчәк.
Содалы азыкны кош-кортка атнасына бер тапкыр бирү дә җитә. Тавыклар йомырканы аз салган очракта исә бер-ике ай дәвамында чиратлаштырып: бер атнада — содалы, икенче атнада содасыз азык ашатырга кирәк.
Фото һәм мәгълүмат Вконтакте социаль челтәренең “Авыл хатыны/Сельчанка” төркеменнән алынды