

Бүген илебез халкы иң зур бәйрәмнәрнең берсен – Халыкара укытучылар көнен билгели. Илебезнең лаеклы киләчәген, димәк, алдагы тормышыбызның иминлеген алар әзерли – төпле белем, ныклы тәрбия бирә. Районыбызда да үсеп килүче яшь буынны белемле, яхшы тәрбияле итеп үстерергә сәләтен дә, вакытын да юмарт бүлүче йөзәрләгән укытучыларыбыз шундый ук уртак максат белән берләшкән. Үтә тынгысыз, җаваплы вазыйфаларын намуслы башкаручы педагогларыбызның фидакарь эшчәнлеге аркасында мәгариф өлкәсендә мәртәбәле җиңүләр яулана, талантлы укучыларыбыз сафы арта, алар югары уку йортларында да өлгерлекләре, уңганлыклары белән аерылып торалар. Район мәктәпләрендә элекэлектән килгән данлы традицияләр лаеклы сакланыла, кытта барлык заманнар өчен дә кирәкле, мөһим әлеге хезмәтне бөтен гомере буе аңа тугрылыклы калып, туплаган белемен, бай эш тәҗрибәсен тулысынча яраткан эшенә багышлаган укытучылар олы хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Апак кәгазь битедәй укучылар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салып, төрле яклап аларның талантын ачып һәм үстереп, укы тучыларыбыз киләчәктә җәмгыятебезнең ныклыгы, өлкән буын укытучылардан яшь коллегаларына тапшырылып килә, алары исә булганнарны тагында арттыру өчен бөтен мөмкинлекләрен яратып сайлаган һөнәрләренә багышлыйлар. Хөрмәтле укытучылар, бөтен гомерләрен үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кадерле мәгариф ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәм һәм иң изге теләкләр – ныклы сәламәтлек, зур бәхетләр, иминлек, күтәренке кәеф һәм хезмәтегездә яңадан яңа олы казанышларга ирешүе гезне телим.