+28 °С
Болытлы


Укытучы һөнәре һәммәбезгә дә кечкенәдән үк таныш. Алар ак кәгазьдәй сабый күңеленә белем орлыклары иңдерүче, тәрбия бирүче остазлар, хөрмәткә ия затлар. Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану, чиксез горурлану хисләре генә уята. Нәкъ укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә.
Бәйрәм барышында чарага җыелучыларны котладылар, аларга җылы теләкләр җиткерерделәр. Тантаналы чараны мәдәният хезмәткәрләре һәм Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашлыгындагы матур концерт программасы ямьләндерде.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.