

Бик күп музейлар карадык, элеккеге камыш, салам түбәле йортларда, тал бишекләр янында фотоларга төштек. Барлык экспонатларны карап чыккач, ашханәдә безне Флера Хаммат кызы җитәкчелегендәге коллектив каршы алды. Алар безне татар халкының милли ашлары, тәбикмәкләре, кыстыбыйлары белән сыйлады.
Төмәнәк авылындагы «Ак өмет» мәчетенә керү бәхетенә дә ирештек, намаз уку өчен 150 кешегә исәпләнгән иркен, якты залда хәзрәтнең догаларын тыңладык. Өлкәннәр белән ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча дәресләр үткәрү өчен сыйныфка кереп дини китаплар, кулъязмалар белән таныштык.
Сәяхәтебезне “Инәкиләр чишмәсе”нең тәмле суларын эчеп, кунакчыл туймазылыларга шундый матур ял өчен изге теләкләр әйтеп, хушлаштык.