

Ул Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланды. Бәйгегә эшләр ай ахырына кадәр кабул ителде. Шушы көннәрдә конкурска йомгак ясалды. Жюри әгъзаларына тапшырылган сурәтләр төрле техникаларда эшләнде. Аларны иҗат иткәндә үзенчәлекле материаллар да, гади каләм дә кулланылды. Рәсемнәрнең һәркайсы зур тырышлык белән, күңел биреп төшерелгән. Аларга баһалар конкурс положениесендә күрсәтелгән критерийлар буенча куелды. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Иске Калмаш урта мәктәбе укучысы К.Хәсәнова җиңүче дип танылды. Имәнлекул урта мәктәбеннән Р.Кәбирова – икенче, Юмаш урта мәктәбеннән К.Сәрвәрова өченче урынны яулады. Аларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре бәйгегә кушылган катнашучыларга активлыклары һәм матур рәсемнәре өчен рәхмәт белдерә.