ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 октябрь 2023, 06:55

Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә

2023 ел – Укытучы һәм остаз елы

Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендәБезнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә


4 октябрьдә, Башкортстан Хөкүмәте йортында укытучыларга педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр бирү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Төп һөнәри бәйрәм алдыннан республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин кулыннан 80гә якын педагог һәм тәрбияче лаеклы бүләкләр алды.
Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга 200 мең сум премия бирү конкурсында җиңүчеләр арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучылары булуы аеруча сөенечле. Быел "Русиянең иң яхшы укытучысы" грантына башлангыч сыйныф укытучылары Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова белән Алёна Викторовна Ганиева лаек булды.
Укытучыларны бу зур хезмәт уңышлары белән тәбриклибез, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!

Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Безнең укытучылар ¬– “Русиянең иң яхшы укытучылары” исемлегендә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас