

Мөлаем карашлы, якты йөзле, йомшак холыклы, сабыр, матур әбекәйнең янәшәсендә улы-килене, кызы, оныгы, хәтта туруны да бар иде. Рәбига әби 1928 елның 5 октябрендә Кырмыскалы районының Бозаяз авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. 1942 елда хезмәт эшчәнлеген колхозчы буларак башлый. Сугыш чорында күргән авырлыклар Рәбига әбинең тормыш сөючәнлеген, кешелеклелеген, яшәү дәртен җуймаган. Ул әле дә тормыш дәрте белән янып тора, үз акылы-зиһенендә, яхшы хәтерле. Туруннарының да туган көннәрен хәтерләп, аларны тәбрикләп тора икән.
1950 елда язмышын Әнвәр ага Риянов белән бәйли һәм алар 1953 елдан Чакмагышта яши башлыйлар. Район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Артабан ЗАГС, район архивы бүлекчәләрендә хезмәт сала. Хаклы ялында да эшсез тормый хөрмәтле юбиляр. Район үзәк дәваханәсенең архивында, тулай торакта комендант булып эшләвен дәвам итә. “Хезмәт ветераны”, “Тыл хезмәтчәне”, “Сугыш чоры баласы” статусына ия. Күптөрле Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталарына да ия ул.
Тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның үз гаиләләре, балалары, оныклары үсә. Әбиебезнең 9 оныгы, 11 туруны бар. Әниләре алдындагы бурычларын балалары шәхсән мәхәббәт, хәстәрлек белән кайтаралар. Хөрмәтле юбилярга алдагы көннәрендә шатлыклы мизгелләрнең күп булуын, сәламәтлекнең ныклысын, көннәрнең аязын, бәхетләрнең иң олысын теләп калабыз.