ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 октябрь 2023, 06:00

Сабыйларга шатлык бүләк итеп

Бәйрәм көннәрендә сабый балаларны сөендерүдән дә зуррак бүләк юктыр ул.

Сабыйларга шатлык бүләк итепСабыйларга шатлык бүләк итеп
Сабыйларга шатлык бүләк итеп

 Бигрәк тә төрле хәлләр аркасында әти-әниләре назы, гаилә җылысыннан мәхрүм нарасыйларны… Һәр истәлекле олы бәйрәмнәрдә районыбызның хокук тәртибен саклау структуралары, эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы һәм дини оешмалар вәкилләре район үзәгендә урнашкан социаль приют бүлекчәсендә тәрбияләнүче сабыйларга бүләкләр китереп сөендерә. Күптән түгел район прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, җәмәгатьчелек советы һәм урындагы мәхәллә әгъзалары чираттагы тапкыр биредә булдылар һәм тәрбияләнүче сабыйларга истәлекле бүләкләр тапшырып, шатлык бүләк иттеләр. Мондый акцияләр артабан да дәвам итәчәк.

Автор:Гөлнара Авзалова, район эчке эшләр бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы рәисе
Читайте нас