ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 октябрь 2023, 06:10

Сокланып та, горурланып та кайттык

2023 ел – Укытучы һәм остаз елы

Сокланып та, горурланып та кайттыкСокланып та, горурланып та кайттык
Сокланып та, горурланып та кайттык


Минем өчен кадерле
Остазым, укытучым.
Сездән башланып китте
Әлифбалы юл башым.
2023 ел – Укытучы һәм остаз елы. Бала тәүге тапкыр мәктәп ишеген ачып керә. Аның күңеле язылмаган, чиста ап-ак дәфтәр бите кебек. Әнә шул ап-ак күңелләргә үтеп кереп, алтын ачкыч яратып, белем орлыкларын укытучылар чәчә дә инде. Аның белем сандыгында сыйфатлы орлыкның шытымнары корычларга торырлык.
Юмаш урта мәктәбенә бар гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, фидакарь хезмәт күрсәткән, әлеге вакытта гомер көзе сукмакларыннан атлаучы хаклы ялдагы ветеран укытучыларны Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Кунаклар өчен Юмаш мәктәбе укучылары ачык дәресләр үткәрделәр. Алар дәресләрен авыр белем багажы белән кереп, югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Өлкән яшьтәге остазлар мәктәп буенча экскурсиядә булдылар. Тәҗрибәле укытучы Елена Степановна Семёнова җитәкчелек иткән экспонатларга бай музейда булдылар.
Кичәгә чакырылган өлкәннәр өчен Раушания Райзим кызы Мохтарова яңа технологиялар кулланып осталык сәгате үткәрде. Остазлар бик тырышып төсле кагазьдән чәчкә ясадылар. Тәҗрибәле укытучы Гүзәл Рим кызы Мостафина өлкән яшьтәге дусларын «Үсеш ноктасы» үзәгенең эш алымнары белән таныштырды.
Юмаш урта мәктәбендә укыту-тәрбия эше югары дәрәҗәдә оештырылган. Кабинетлар зәвык белән, заманча җиһазландырылган. Биредә Юмаш авыл биләмәсенә караган сигез авылдан килгән укучылар белем ала. Мәктәптә 192 балага укый. Аларны йөртү өчен 3 автобус буленгән. Бу уку елында укытучылар өчен ял бүлмәсе җиһазландырылган.
Очрашу, фикер алышулар чәй өстәле артында давам итте. Өлкән яшьтәге остазлар үзләренең яшь чакларын искә төшереп, бай хезмәт тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшь укытучыларга киңәшләр бирделәр.
Өлкән укытучыларны котларга җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хужалыгы предприятиесе» җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов чакырылган. Гармун моңнарына кушылып, яшьлек җырларын җырлап, күңелле ял итеп кайттылар өлкән дусларыбыз.
Юмаш урта мәктәбенең укытучылар коллективын үз эшенең остасы, районда гына түгел, республикага да билгеле Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина җитәкли. Мәктәпнең бүгенге көне якты, киләчәге ныклы, өметле кулларда.
Тыныч булсын дөньялар,
Тик шартламасын туплар.
Мәктәп тәрәзәсендә
Сүнә күрмәсен утлар... 

Автор:Ризида Каюмова, ветеран укытучы.
Читайте нас