ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 октябрь 2023, 10:50

Уңыш тырышларга юлдаш

Русиядә – Укытучы һәм остаз елы

Уңыш тырышларга юлдашУңыш тырышларга юлдаш
Уңыш тырышларга юлдаш

 Хөкүмәтебез юкка гына быелгы елны “Укытучы һәм остаз елы”дип билгеләмәгән. Төптәнрәк уйлап карасаң, чыннан да, киләчәк буынның якты язмышлы булуында укытучылык, остазлык мөһим роль уйный. “Укытучысы нинди — укучысы шундый”, — дип юкка гына әйтелми шул. Илгә лаеклы уллар-кызлар тәрбияләгән укытучылар олуг хөрмәткә ия. Шундыйларның берсе — Иске Калмаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Тимашева турында сөйлисем, хезмәт юлын яңа башлаган яшьләргә үрнәк итеп куясым килә. Без аның белән озак еллар бергә эшләдек. Ул кешелекле-кечелекле, авырлыклар алдында сыгылып калмый торган, һәммәсенә ярдәмчел, ата-аналар хөрмәтен яулаган олы йөрәкле укытучы. Зилә Фидрат кызы Иске Калмаш авылында туып үсә, данлыклы Акчуриннар нәселеннән. Ул — укытучылар династиясен дәвам итүче. Бу нәселдә остазлар саны утызга якын. Әлбәттә, укытучылык һөнәрен сайлауга бу зур йогынты ясый, аеруча Уфа шәһәрендә балалар укыткан Венера апасы, туган мәктәбендә белем биргән якыннары кебек буласы килә аның. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетына кабул ителә. Дипломга ия булганнан соң кыз үз ягына ашкына, шул ук елда туган авылы мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Менә инде хәзер өч дистә елга якын сайлаган һөнәре буенча уңышлы хезмәт сала, укучыларына рус теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирә. Шул еллар эчендә ул бай тәҗрибә туплады, югары категорияле укытучы исеменә лаек булды. «1994 елда мәктәп директоры Мария Мисбах кызы Кашаева мине эшкә алды, һәрчак акыллы киңәшләрен дә бирде, таләпчәнлек тә күрсәтте, кыскасы, укытучылык серләренә төшенергә ярдәм итте. Педогогик коллектив белән дустанә эшләвебездә хезмәтемнең нәтиҗәлелегенә булышлык итә», — дип хәтерли ул эш башлаган көннәрен. Артка борылып карасаң, бу вакыт эчендә нинди генә сынаулар үтелмәгән, уңышларга ирешелмәгән, шатланулар, уйланулар-борчылулар кичерелмәгән. Яңа алым-технологияләр үзләштерүләр, иҗади эзләнүләр, гомумән, укытучыдан нәрсә таләп ителгәнне,заманнан калышмыйча яшәү- эшләүнең мөһимлеген яхшы аңлый ул. 2018 елда рус теле һәм әдәбияты кабинеты өр-яңадан җиһазландырылды: күп функцияле принтер, ноутбуклар һәр партага куелды. Компьютер технологияләрен кулланып, яңа федераль стандартларга яраклы, таләп ителгәнчә дәресләр үткәрелә башлады, цифрлы белем бирү технологияләре дәресне кызыклы итеп интерактив формада үткәрү мөмкинлеге тудырды. Әлбәттә, бу мөһим эшләр — район хакимияте һәм мәгариф бүлеге хәстәрлеге, мәктәп директоры Самат Тимерхан улының хезмәтне оештыра белүенең куанычлы нәтиҗәсе. Җаваплы укытучы рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә теоретик һәм практик тел өйрәнү ысуллары белән эшли, өйрәнү-гыйльми тикшеренү ысулын куллана, укучыларының иҗади сәләтен ачу-үстерүгә зур игътибар бирә. Шуңа да аның укучылары район, республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнаша, призлы урыннарга лаек була. Узган уку елында Ю.А. Гагарин кубогына үткәрелгән республика олимпиадасында катнашып югары күрсәткечләргә ирештеләр, дипломнар белән бүләкләнделәр, ә җиденче сыйныфтан Алина Мәкъсүтова диплом белән беррәттән истәлекле медальгә дә лаек булды. Аның укучылары районда үткәрелгән сәнгатьле уку конкурсларында катнашып, призлы урыннарга ирешә. Быел ике укучысы Фән һәм технологияләр университетының филология факультетына укырга керде. Ул укытып чыгарган укучылары белән бәйләнешне өзми, эшләре – язмышлары белән кызыксынып тора, киңәшләрен бирә, юл күрсәтеп тора. Зилә Фидрат кызы, остаз буларак, үзенең бай тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша. Ул үзе дә гомере буена остазларының киңәшләрен күңелендә тотты. Эш башлаган дәвердә аңа татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лөбәбә Галиуллина: «Нинди фәнне бирсәләр дә, булдыралмам дип курыкма, төшенеп укытырга тырыш, тырышсаң — уңышка ирешеп була», — дигән иде. Зилә Тимашевага технология дәресләре буенча сыйныфтан тыш түгәрәк алып барырга тәкьдим итәләр. Ул балаларны төрле кул эшләре серләренә төшендерергә тырыша һәм үзе дә күп эзләнә: папертоль технология буенча картиналар иҗат итәргә, япон халкы уйлап чыгарган полимер балчыктан чәчкәләр ясарга, бисердан бизәнү әйберләре эшләргә өйрәтә. Укучылары башкарган кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнаша, район үткәргән гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләргә мастер-класслар күрсәтә. Тәҗрибәле укытучы чараларны зур җаваплылык тойгысы белән үткәрә. Районның рус теле укытучыларына үткәргән семинары аеруча истә калырлык булды. Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре буенча XIX гасыр стилендә бал оештыруы да үзенчәлекле иде. Хәтта патшалар заманындагы биюләрне өйрәтеп, катнашучы балаларга шул чор киемнәрен киендереп (киемнәрне дә үзе хәстәрләде) чараның кызыклы, игътибарны җәлеп итәрлек булуына иреште. Үзенең эш тәҗрибәсен төрле матбагаларда чагылдыра бара. «Педагог» журналында «Звени, звени, Золотая Русь!» әдәби-музыкаль кичә сценарие, “Контрольные диктанты с грамматическим заданием”һәм башка материаллары басылды. Зилә Фидрат кызы җәмәгатьчелек эшләрендә дә активлык күрсәтә. Укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе булып тора. Хөрмәтле укытучының гаилә тормышы да үрнәкле. Алар авылдашы Айдар Тимашев белән матур гомер кичерләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.Унынчы дистәне ваклаучы әниләрен дә кадерләп тәрбиялиләр. 2020 елда республика күләмендә үткәрелгән «Хатын-кыз — милләт анасы» дигән конкурста «Укытучы-педагог» номинациясендә җиңү яулады. Әйе, укытучы остаз буларак, балалар күңеленә белем, мәдәният, матурлык, нәфислек орлыкларын чәчә дә, мәктәп бусагасыннан олы тормыш юлына озата. Җиңел булмаган, үз-үзеңнән эчке тәртип, зур ихтыяр көче, тирән белем, әмма үтә дә саваплы хезмәт бу. Ул орлыклар шытып, үсеп, бәрәкәтле җимешләре белән куандырса, остаз өчен шул иң зур бүләкләрнең берседер, мөгаен.

Автор:Руниза Даутова, Чакмагыш районы, Иске Калмаш авылы.
Читайте нас