+24 °С
Яңгыр


1-4 октябрьдә Әзербайҗан Республикасының Баку шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенче Европа чемпионаты узды. Быел әлеге ярышларда дөньяның 19 иленнән 200дән артык спортчы катнашып, һәркайсы беренчелек өчен көрәште.
Башкорстан Республикасы көрәшчеләре 6 алтын, ике көмеш, бер бронза медалельләр яулады. Ир-атлар арасында якташыбыз Рөстәм Зыякаев 100 кг артык авырлыкта җиңү яулап, Европа чемпионы исеменә лаек булды!
Аны бу дәрәҗәле җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа спорт уңышлары теләп калабыз!
фото чыганагы:https://www.bashinform.ru