ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
6 октябрь 2023, 11:30

Туган як өчен игелек кылып

2023 ел Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Указы буенча Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Нәрсә ул Кече Ватан? Ул кайда башлана? Кайдан килә икән? Кече Ватанында дөньяга килә.

Туган як өчен игелек кылыпТуган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып

 Ул аның кендек  каны тамган урыны. Ул һәркемнең   йөрәгенә аеруча кадерле, беренче адымнарын ясап, тормышта төп сүзләрне әйткән якын җир. Кече Ватаныбыз белән безне бары тик җылы хисләр белән генә бәйли, монда безнең балачагыбыз үткән урман-кырлар, тугайлар, хәтфә чирәмнәр, күрше-күлән, дус-ишләр. Бу безнең туган җиребез, туган төяк –

 Чакмагышыбыз! Йөрәккә якын туган туган төякне, авылны, шәһәрне үстерүгә шәхси өлеш кертү – зур шатлык, горурлык. Бу мөһим һәм кирәкле эш!

         Калмашбаш авылы китапханәсендә 8,9,10 сыйныф укучылары “Атайсал” проекты иганәчесе, тамырлары, әтисе шушы авылда туып үскән, бала чагы шушы авылда үткән якташыбыз Рөстәм Ринат улы Ахунов белән очрашты. Шушы программа буенча республикада 16449 проект, ә Чакмагыш районында 60тан артыгы  тормышка ашырылган. Проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчасы, музейлар, китапханәләр, ФАПлар “яңа кыяфәткә керделәр”, яңартылдылар, төзекләндерелделәр.

         Шулай ук бу очрашуга муниципальрайон хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Калмашбаш авылы советы биләмәсе башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев та катнашты. Безнең  районда төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарыла, ә аларга райондашлар үзләре дә кушылса, икеләтә шатлыклы. Рәгыйт Рәшит улы Сөләйманов һәм Рөстәм Ринат улы Ахунов нәкъ шундый игелекле затлар.

Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Туган як өчен игелек кылып
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас