ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 октябрь 2023, 10:50

Ил күләмендәге акциягә кушылдылар

Бүген илебездә Гомурусия җәяү йөрү көне үтә.

Ил күләмендәге акциягә кушылдыларИл күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар

Дәүләтебездә яшәүче миллионлаган кешеләр октябрь аеның тәүге көннәрендә паркларда жыелып, шушы акциягә кушылалар һәм үз үрнәкләрендә сәламәт тормыш рәвешен сайлаулары турында белдерәләр. Бу көнне нәкъ көндезге 12.00 сәгатьтә безнең райондашлар да ил күләмендә үткән акциягә кушылды. Чакмагышның Гаилә ялы паркында үткән чара Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары белән башланды. Аны районның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Беренчеләр хәрәкәте һәм Яшьләр үзәге белгечләре оештырды. Акциягә кушылучыларны сәламләп, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова барысын да сәламәт яшәү рәвешен сайлап, күбрәк җәяү йөрергә өндәде һәм ГТО нормативларын тапшырырга чакырды. Спорт мәктәбенең өлкән методисты Элина Рудик кызы Дәүләтшина җәяү йөрүчеләр колоннасы маршрутын аныклап аңлатканнан соң тренер-укытучы Данил Мөдәрис улы Зәкәриев күнекмә-зврядка үткәрде. Артабан озын колонна булып тезелгән райондашлар барабан маршы озатуында район үзәге урамнарыннан үтте. Чарада район үзәге мәктәпләре укучылары һәм оешма-учреждениеләр вәкилләре актив катнашты.

Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Ил күләмендәге акциягә кушылдылар
Автор:
Читайте нас