ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 октябрь 2023, 07:25

Иске Бәшир авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Спорт корылмалары һәм волейбол мәйданчыгын берләштергән бу комплексның ачу тантанасы якташыбыз Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә багышланды

Иске Бәшир авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылдыИске Бәшир авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
Иске Бәшир авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген, 7 октябрьдә, Иске Бәшир авылында якташыбыз, Уфа шәһәренең элекке мэры Өлфәт Мансур улы Мостафинның якты истәлегенә багышланып, яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы уздырылды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, БР Спорт министры урынбасары Артём Новиков, БР волейбол буенча физкультура-савыктыру федерациясенең башкарма директоры Сергей Кирпичников, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Гыйндуллин, Өлфәт Мансур улының тормыш иптәше Венера Мостафина, абыйсы Мансаф Мостафин, аның туганнары, башка дәрәҗәле кунаклар, матбугат вәкилләре катнашты. Әйтеп үтәргә кирәк, Чакмагыш районында җитәкчеләр тарафыннан физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә ныклы игътибар бирелә. Бүгенге көндә районда 19 спорт мәйданчыгы, 22 хоккей тартамасы, 70 спорт корылмасы исәпләнә. Белүебезчә, якташыбыз Өлфәт Мансур улы спортны, волейболны, туган ягын бик ярата иде. Ул данлыклы хезмәт дәверендә спортны, бигрәк тә балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бирде. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасыннан соң, Өлфәт Мансур улы истәлегенә багышланган волейбол буенча район турниры уздырылды. Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге спорт мәйданчыгы “Башнефть” җәмгыяте ярдәме белән төзелде. Исегезгә төшерәбез, Өлфәт Мансур улы безнең арабыздан коронавирус инфекциясе китереп чыгарган өзлегүләр аркасында 2020 елның 29 октябрендә китеп барды. Бу хакта тулы язманы гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас