

Бакыйлыкка күчсәләр дә, алар турындагы кадерле истәлекләр йөзләгән кешеләр йөрәгендә мәңге саклана. Бүген Чакмагыш гимназиясендә мини-футбол буенча мәктәп турниры утте. Ул 2011-2012 елларда шушы уку йортында белем алган элекке укучы, бер ел элек махсус хәрби операция бурычларын үтәп илебез бәйсезлеген яклаганда батырларча һәлак булган сержант Артур Радик улы Хәмәтгәрәевның якты истәлегенә багышланды. Чара тантаналы линейка белән башланды. Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырап, командалар капитаннары дәүләт флагларын күтәргәннән соң турнирда катнашучыларны гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин сәламләде, ярышларның баш судьясы Ревинер Вил улы Әхмәтов бәйге тәртибен аңлатты. Уен барышында үз алларына җиңү яулау бурычын куйган командалар шушы максатларын тормышка ашырырга зур теләк белән омтылдылар. Көндәшләре капкасына һөҗүмнәр әледән-әле кабатланып кына торды. Бу исә аларның көярмәннәренә дә дәрт биртеп, исәптәге саннарның тиз арада артуына китерде. Уенның ахыргы минутларына кадәр кайсы команданың иң көчле булачагын фаразлап булмады, интрига сакланып килде. Әмма һәр ярышның үз жиңүчесе була. Бу югары исемгә 6в сыйныфы командасы лаек булды. Икенче урынга 6а, өченче призлы урынга 6б сыйныфлары командалары чыкты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче һәм призлы урыннар яулаган командаларга Мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Чакмагыш гимназиясе бу турнирны оештырып үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән Р.Г.Фәйрузов җитәкчелегендәге "Победа" авыл хуҗалыгы кооперативы идарәсенә ихлас рәхмәтле. Әйткәндәй, Чакмагыш гимназиясе Русия футбол союзының "Футбол в школе" дип исемләнгән проектында да катнаша. Балаларны һәм үсмерләрне шушы популяр спорт төренә җәлеп итүне максат итеп тормышка ашырылган әлеге проект чикләрендә мәктәпләр үз районнарында һәм төбәкләрендә футбол тормышы үзәгенә әверелә, укучыларга физкультура дәресләрендә һәм спорт секцияләрендә шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу мөмкинлеге арта. Чакмагыш гимназиясенә әлеге проект чикләрендә футбол җиһазлары кайтарылган. Укучылар алар ярдәмендә зур теләк белән шушы спорт төрендә осталык серләрен үзләштерә.