ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 октябрь 2023, 06:37

Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды

7 октябрьдә, юмашлылар "Яшел Башкортостан" акциясенә кушылды. Бу көнне биредә "Укытучы һәм остаз елы" кысаларында, "Укытучылар аллеясы" салынды.

Юмашта "Укытучылар аллеясы" салындыЮмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды

Акциядә БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгәң "Базы" авыл хуҗалыгы" предприятиесе генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илсөяр Фәүкәт кызы Гарифуллина, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина, укытучылар, ата-аналар катнашты. "Ата-аналар белән бердәм эш алып барганда гына, укыту-тәрбия бурычларын уңышлы хәл итеп була. Гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең бергәләп эшләвенә багышланган чаралар үткәрү укытучылар, укучылар һәм ата-аналарның рухи якынаюына, бер-берсен аңлап, үзара аңлашып эшләүләренә ярдәм итә. Бүген утыртылган "Укытучылар аллеясы" да укытучы һәм ата-ананың бердәмлеген чагылдырып, киләчәктә хөрмәт казанган педагогларның якты истәлеге булып торыр дип уйладык ",- ди Рәзимә Исмәгыйль кызы. Без дә ике урамны берләштергән бу миләш агачлары авылның яме булып үсеп китәр, матур хәтирәләр чагылышы булыр, дип ышанып калабыз.

Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Юмашта "Укытучылар аллеясы" салынды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас