

Эдуард 2002 елның 17 маенда Җәмәй авылында дөньяга килгән. 2021 елда Башкортстан аграр-технология колледжы дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең Чакмагыштагы филиалын гомум төзелеш эшләре мастеры белгечлеге буенча тәмамлый. Шул ук елда Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына чакырыла. Укчы батальонда хәрби техника экипажы төзәүчесе буларак даими макталып тора. Хәрби хезмәттән демобилизацияләнгәч, сак-каравыл структураларында эшли, контракт төзешеп махсус хәрби операция зонасына юнәлергә карар итә. Һава-десант гаскәрләренең десант-штурм дивизиясе яугире буларак киеренке алышта 26 сентябрь көнне ул батырлык өлгеләре күрсәтеп һәлак була. Дуслары белдерүенчә, ул игелекле, ярдәмчел, намуслы һәм ышанычлы дус булган.
Рядовой Эдуард Роберт улы Гатиятуллин белән хушлашу митингы аның туган авылында дәүләт гимннары белән ачылды. Батыр лачынны соңгы юлга озатырга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлеге буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, җәмәгатьчелек вәкилләре, авыл халкы, дуслары, якыннары күп килгән иде. Матәм митингын хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров алып барды.
Яугир якташыбызның каһарманлыгы, барлык күркәм сыйфатлары турындагы чыгышларның һәммәсе ватанпәрвәрлек, Туган илгә чиксез бирелгәнлек хисләре белән сугарылган иде. Ватаныбыз мәнфәгатьләрен, халкыбыз иминлеген саклау өчен гомерен корбан иткән егет асылы турындагы якты истәлек мәңге яшәячәгенә шик юк.
Хушлашу митингыннан соң каһарман егетебез олы хөрмәт белән туып үскән авылы зиратында җирләнде. Тыныч йокла, яугир, без сине беркайчан да онытмабыз. Кыска гына гомереңне син Ватаныбызның лаеклы улы булып яшәдең, ә иле өчен корбан булган яугирләрнең исеме һәрчак үлемсез була.