

Биредә районның 11 гомуми белем бирү учреждениеләреннән төрле яшьләрдәге 60тан артык мәктәп укучылары акыл көче, зирәклек таләп ителә торган спорт уенында көчләрен сынады. Иң тәүдә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре Эльвира Галиева спорт чарасын ачып, шахмат спортын сөючеләрне сәламләде. Өлкән методист Элина Дәүләтшина шахматның уен гына түгел, кешенең рухын баетуы, логик фикерләүне үстерүе, ихтыяр көче тәрбияләве, баш мие эшчәнлеген яхшыртуы, максатка омтылыш күнекмәләрен бирүе турында файдалы мәгълумат җиткерде. Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов кызлар һәм егетләргә ярышларда уңышлар теләде һәм бу спорт төрендә осталыкларын, белемнәрен тагын да ныграк камилләштерүгә, үстерүгә, яңа үрләр яулауга омтылырга өндәде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова укучыларны уеннарның тәртибе белән таныштырганнан соң мавыктыргыч уен башланды. Балалар шахмат ярышында мавыгып уйнады, һәркем җиңүгә омтылды. Яшь спортчылар интеллектуаль уенга җитди карашы, акыл тизлеге һәм осталыгы белән гаҗәпләндерде. Барлык балалар да бик тырышып уйнады. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.