+24 °С
Яңгыр


Очрашу барышында балаларга бу чирләрнең симптомнары турында мәгълумат җиткерелде, педикулезны профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләделәр. Айгөл Рәзил кызы укучыларның игътибарын ел саен манту эшләтү кирәклегенә юнәлтте, чөнки бу ысул балага туберкулез йоктыру фактын ачыкларга һәм авыруны вакытында дәвалау буенча тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Кызлар һәм егетләргә шулай ук шәхси гигиена чаралары турында да искә төшерелде.
Әңгәмә ахырында укучыларның сорауларына җаваплар бирелде һәм викторина үткәрелде.