

Анда 40 мәктәп, лицей һәм гимназия директорлары катнашты. Алар арасында Чакмагыш гимназиясе директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин да бар иде. Мәктәп директорларына университеттан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аңа безнең гимназия директоры да лаек булды. Нәкъ менә әлеге мәктәпләрдән быел УДНТУга иң күп чыгарылыш укучылары укырга кергән. Ректор Олег Баулин һәм УДНТУның һөнәри юнәлеш бирү һәм талантларны җәлеп итү үзәге директоры Евгений Шамонин үзәкнең эшчәнлеге һәм яңа проектлар турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен төрле белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү программаларын (DemoDay, каникул мәктәбе, проект мәктәбе, УДНТУ олимпиадалары һәм конференцияләре һ.б.) үткәрү мәсьәләләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Мәктәп – югары уку йорты» системасында хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.