

Чараны ачу тантанасында район ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Ризванов, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алия Сәетова, тренерлар катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында Данил Гайсин – беренче, Артур Арнаутов – икенче (Иске Калмаш урта мәктәбе укучылары), Данил Батыров (Чакмагыш беренче урта мәктәбе) өченче урыннарны алды.
Кызлар арасында Эвелина Казыйханова (Чкмагыш беренче урта мәктәбе) – беренче, Азалия Мусина (Иске Калмаш урта мәктәбе) – икенче, Амелия Еникеева (Иске Калмаш урта мәктәбе) өченче урынга лаек булды.
“Безнең мәктәптән ярышларда катнашырга өч укучы килде. Аларга югары нәтиҗәгә ирешүдә уңышлар телим”, – диде Иске Калмаш урта мәктәбенең хәвефсезлек нигезләре дәресләре укытучысы Риф Ринат улы Шакиров.
Кызлар арасында беренче урынны яулаган Эвелина Казыйханова әлеге спорт төре белән ике елдан артык шөгыльләнә. Аның ярышларда ирешкән иң зур уңышы – 48 балл. Бу көнне Эвелина 19 балл җыйган иде.
“Пневматик винтовкадан ату буенча бөтенрусия ярышларының икенче этабына җиңүчеләр Уфа шәһәрендә үтәчәк ярышларда көчләрен сынаячак. Анда җиңүчеләргә инде Краснодар өлкәсендә узачак финалда катнашу мөмкинлеге елмаячак”, – диде Ринат Ризван улы. Егет-кызларга уңышлар теләп калабыз!