+24 °С
Яңгыр


Анда Яңа Балтач, Рәҗәп һәм Иске Сөрмәт авыл клубларындагы мәдәният хезмәткәрләре һәм Тайняш урта мәктәбе укучылары актив катнашты. Чараның тантаналы өлешендә авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков авылдашларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Китапханәче үзәл Хәнәфи кызы Ханова бәйрәмгә җыелучыларны Республика көне тарихы белән таныштырды. Кичә программасында күпмилләтле республикабыз турында матур җырлар яңгырады, туган як турында шигырьләр укып ишеттерелде.