ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 октябрь 2023, 12:20

Туган якның тарихи серләрен ачып

Соңгы вакытта кече Ватанның мәдәни тарихына игътибар бермә-бер артты. Безнең туган ягыбыз – Чакмагыш районы үзенчәлекле төбәкнең – Башкортстан Республикасының бер өлеше. Һәр халык үзенең тарихи хәтере белән көчле.

Туган якның тарихи серләрен ачыпТуган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып

Безнең җирлектә дә нәсел тамырлары турында беркайчан да онытмыйлар, тарихи үткәннәрне өйрәнүгә игътибар зур. Бу аеруча республикада игълан ителгән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бүген Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә “Кала-Тау серләре” дип исемләнгән туган якны өйрәнү программасы оештырылды. Ул “Пушкин картасы” федераль проекты чикләрендә үтте. Китапханә хезмәткәрләре Чакмагыш беренче урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучыларын һәм аларның укытучыларын туган як тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясарга чакырды. Алар белән очрашуга районыбызның танылган тарихчылары, крайны өйрәнүче Рәмил Наил улы Хәбиров, Марат Габделислам улы Ахунов, Ринат Әхмәтгали улы Мостафин чакырылды. Чара районыбыздагы уникаль тарихи һәйкәл – Кала-тау кирмәне барлыкка килү һәм археологлар, галимнәр тарафыннан аны өйрәнә башлау тарихы белән танышудан башланды. Хөрмәтле өлкәннәр кызлар-егетләргә Кала-тау кирмәне турындагы кызыклы тарихи һәм географик фактлар турында сөйләделәр. Балалар игътибарына район авыллары тарихын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде, археологик экспедицияләр, җирлегебездә алып барылган эзләнүләр турындагы мәгълүматлар җиткерелде. Чара барышында бу тема буенча электрон презентация дә күрсәтелде, шушы көнгә әзерләнгән китап-иллюстрацияләр күргәзмәсе файдаланылды. Әлеге очрашу укучыларда районыбызның тарихи үткәреннәре белән җанлы кызыксыну уятты. Алар хөрмәтле тарихчыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да биреп, тулы җаваплар алдылар.

Туган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып
Туган якның тарихи серләрен ачып
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас