

Бу көнне авыл җирлеге җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре өлкәннәрнең өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез! Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр, үзләре рәхмәт сүзләре укыр. Озак еллар яшәгән өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.
12 октябрьдә Киндеркүл авылында яшәүче Зөлфә Шәйхелислам кызы Фәйзуллинага 90 яшь тулды. Шушы күркәм юбилее белән аны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Киндеркүл авылы мәдәният йорты мөдире Раушания Гәрәева, клуб хезмәткәрләре котлады.
Зөлфә әби 40 елдан артык фермада намуслы хезмәт салган. Алты балага гомер биреп, бүген оныклар шатлыгына сөенеп яши ул. Зөлфә әбинең йөзе ачык, күңеле күтәренке. Бәйрәм уңаеннан бүләк иткән концерт номерларын ул бик сөенеп кабул итте. Аңа Русия Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Аңа киләчәктә дә хәерле озын гомер, күңел тынычлыгы, тазалык телибез!