ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 октябрь 2023, 09:25

"Әдһәм-Бикә" мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте

Кичә район үзәгендәге "Әдһәм-Бикә" мәчетендә ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе – Мәүлид кичәсе үтте.

"Әдһәм-Бикә" мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте"Әдһәм-Бикә" мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте
"Әдһәм-Бикә" мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте

Мәүлид ае дип аталган октябрь ае мөселманнар өчен бик кадерле, чөнки бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд дәньяга килгән. Мәчетнең имамы Дилшод Касыймходжаев тантананы ачып, изге Мәүлид бәйрәменең мөселман халкы өчен әһәмиятен билгеләп, вәгазь сөйләде. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәммәсен дә сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләде. Артабан кунаклар һәм биредә җыелучы дин кардәшләребез пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр, вәгазьләр сөйләделәр, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормыш юлын, сыйфатларын искә төшерделәр. Нигъмәт тулы табын артында дәвам иткән күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды. Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас