+24 °С
Яңгыр


Аның максаты — әтиләрнең гаилә тормышында һәм балалар үсешендә актив катнашу мотивациясен формалаштыру. Шушы истәлекле көн уңаеннан районыбызда да төрле чаралар уздырыла. Кичә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ата- аналар катнашлыгында "Күңелле стартлар" чарасы үткәрелде. Ярышларда Малагиннар, Сәетгалиевлар, Тимерҗановлар, Гулюмовлар, Әхмәтовлар гаиләләре көч сынашты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары белән татлы бүләкләр тапшырылды.