ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
16 октябрь 2023, 10:25

Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес

Юмаш урта мәктәбендә 8 нче сыйныф җитәкчесе Мәдәния Мәҗит кызы Авзалова танылган башкорт галиме-археологы Нияз Абдулхак улы Мәҗитовның 90 еллыгына багышланган хәтер дәресен үткәрде.

Археология фәнендә якты эз калдырган шәхесАрхеология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес

Дәрес вакытында укучылар “археология арысланы” дип аталган шәхеснең биографиясе белән таныштылар. Галим турында документаль фильм карау да беркемне дә битараф калдырмады. Кызлар һәм егетләр Урал археологиясен өйрәнү буенча кыйммәтле хезмәтләрнең күләменә соклану белдерделәр һәм республикабызның археологик картасын нәкъ менә Нияз Абдулхак улы төзегәнен белделәр. Уфа - 2 шәһәрчегендәге казу эшләре барышын сүрәтләгән фоторәсемнәр дә балаларда зур кызыксыну уятты.

Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Археология фәнендә якты эз калдырган шәхес
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас