ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 октябрь 2023, 10:43

Ил тотынса, күл була

Шушы көннәрдә үз теләкләре белән контракт төзешеп махсус хәрби операциядә катнашучы яугир якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды.

Ил тотынса,  күл булаИл тотынса,  күл була
Ил тотынса, күл була

Контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүдә мәгълүмат эшчәнлек буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров егетләргә гуманитар ярдәмне инде беренче тапкыр гына илтми. Бу юлы да ул Луганск өлкәсендә хезмәт иткән якташларыбызның хәлен белеп, исән-имин әйләнеп кайтты. Гуманитар йөкне илтәргә аңа шәхси эшкуар Руслан Хафизов, водительләр Илсур Рәхимов, Алмаз Вәлиев ярдәм иткән. Шунысы сөенечле: якташлар белән очрашу Республика көненә туры килгән. Гуманитар йөк исәбенә бу юлы да шактый күп медикаментлар, азык-төлек, тепловизор, генератор, йокы кирәк-яраклары, махсус аяк киемнәре, шәхси куллану әйберләре, җылы киемнәр, изге күңелле чакмагышлылар куллары белән үрелгән маскировка челтәрләре һәм башкалар кергән. Аларны җыеп әзерләүдә Илдар Хәлиуллин, Дамир Хәмидуллин, Радис Муллаянов, Рәгыйт Сөләйманов, Илвир Кадраев, Алик Даутов, Гөлназ Кәбирова, Рамил Гәрәев, Денис Шәмсетдинов, Рөстәм Мөсәлләмов, Илдар Хәбиров, Руслан Кадыйров, Алмаз Вәлиев, Илсур Рәхимов, Илшат Хәммәтшин, Айдар Шакиров матди ярдәм күрсәткән, транспорт белән Илвир Миһранов ярдәм иткән, район имам-хатыйбы егетләргә хәләл азык, догалар, дисбеләр биреп җибәргән. Якташларыбызның кул җылысын тойган Айдар Фәнил улы ерак җирләрдән чакмагышлыларга кайнар сәламнәр дә алып кайткан. Әхмәт Дәүләтов исемендәге 31 нче медицина ротасының “Луна” кушаматлы шәфкать туташы яугирләр исеменнән республика, район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткергән. “Хөрмәтле якташлар! Махсус хәрби операция вакытында үзегезнең вакытыгызны кызганмыйча изге эшләр башкарасыз. Сез биреп җибәргән әйберләрне Луганск өлкәсенә илтеп тапшырдык. Әлеге эштә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә районда изге эшләр дәвам итәр, тагын ярдәм төркемнәре оешыр, дип ышанам. Егетләребезгә һәммәсенә дә исән-сау әйләнеп кайтуын теләп торыйк”, – ди Айдар Фәнил улы Насыйров.

Ил тотынса,  күл була
Ил тотынса,  күл була
Ил тотынса,  күл була
Ил тотынса,  күл була
Ил тотынса, күл була
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас