+21 °С
Болытлы


Китапханәче Эльза Ямалетдинова китап сөючеләрне яңа бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, бу көнне бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Әңгәмәдән соң балалар әтиләренә багышлап шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, «Әтиләр һөнәрләре» викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар әтиләре белән бергәләп бик теләп «Акыллы футболчылар», «Иң яхшы водитель» һәм башка уен-конкурсларда катнаштылар. Чарага шулай ук тематик китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Очрашу күңелле һәм җанлы үтте.