+22 °С
Яңгыр


Югары Аташ авылы китапханәсендә бу уңайдан «Минем яраткан әтием» балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар әтиләренә карата булган сөюләрен чагылдырырга тырышты, алар белән бергәләп үткәргән шатлыклы мизгелләре белән уртаклаштылар. Балаларның бу бәйрәм турында белүләре, әтиләрен яратулары һәм аларның яхшы сыйфатларын билгеләүләре сөендерде. Китапханәче Рива Исаева әлеге чарада катнашучы һәммәсенә дә рәхмәтле булуын белдерде.