+22 °С
Яңгыр


Тантаналы линейкада шахмат буенча район беренчелеге җиңүчеләре бүләкләнде. Азалия Бәдретдинова (10 А), Айнур Бәдретдинов (11 Б), Дамир Бәдретдинов (4 А), Алина Әхмәтҗанова (2 В), Рамин Шәфыйков (3А), Радел Хановка (6Б) Мактау грамоталары тапшырылды.
Линейкада мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәммәтов баскетбол буенча район ярышларында беренче урын алган кызлар командасы, Кушнаренко районында узган баскетбол ярышларында беренче урын алып кайткан ир-егетләр командасы уенчыларын шулай ук мактап телгә алды.