ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 октябрь 2023, 11:25

Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары артты

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, грант ярдәме алучылар, эшчәнлекнең планлы күрсәткечләренә ирешмәгән өчен җаваплылыктан азат ителәләр.

Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә  ярдәм чаралары арттыЯугирләргә һәм аларның гаиләләренә  ярдәм чаралары артты
Яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары артты

Бу хакта оператив киңәшмәдә республиканың вице-премьеры, финанс министры Лира Игтисамова хәбәр итте. Аның билгеләп үтүенчә, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эшчәнлеге дәвам итә. Лира Игтисамова сүзләренчә, республикада 37 ярдәм чарасы каралган һәм быел исемлек тагын берничә чара белән тулыландырылган. “Шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм авыл җирлегендә яшәүче гаилә әгъзаларына торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирү планлаштырыла. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләрнең балалары физкультура-спорт оешмаларына беренче чиратта языла ала, алар шулай ук яшәү урынына якынрак балалар бакчаларына күчергәндә өстенлек алачак. Хәзерге вакытта 351 бала күчерелгән. Шулай ук махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары мәдәният учреждениеләренә ташламалы йөрү хокукына ия. Бүгенге көндә мондый чараларга 3 мең кеше җәлеп ителгән», — диде Лира Игтисамова. Хәрби бурычларны үтәү барышында күрсәткән хезмәтләре өчен Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән яугирләргә бер тапкыр һәм түләүсез җир участогы бирү турында закон проекты эшләнгән. Мәгълумат һәм фотосурәт “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайтыннан алынды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас