ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
17 октябрь 2023, 07:45

Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр айлыгын үткәрү чикләрендә Чакмагыштагы Башкортстан аграр-технология колледжы филиалының беренче курс студентларына район үзәгенең 94 нче янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды. 

Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштыларКыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар
Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләрнең, техниканың эшчәнлеге турында сөйләделәр, җиһазлар саклана торган, шәхси состав ял итә һәм эшли торган биналар, уку биналары белән таныштылар. Студентлар янгын сүндерү машиналар гаражында да булдылар һәм часть кул астында булган автомобильләрнең техник характеристикалары белән таныштылар, янгын сүндерүдә һәм авария-коткару эшләрен башкарганда кулланыла торган янгын сүндерү җиһазларының мөмкинлекләре турында белделәр, янгын белән көрәшүчеләрнең костюмнарын киеп карадылар, техника һәм янгын хәвефсезлеге буенча сорауларга җаваплар бирделәр.

Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар
Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар
Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар
Кыю ир-егетләр һөнәре белән таныштылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас