ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 октябрь 2023, 07:15

Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә ничек ял итәчәкбез?

Башкортстанда яшәүчеләргә ноябрьдә РФ Хезмәт Кодексында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле билгеләнгән өстәмә ял көннәре турында искә төшерделәр.

Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә ничек ял итәчәкбез?Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә ничек ял итәчәкбез?
Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә ничек ял итәчәкбез?

Ноябрьдә биш көнлек атна режимында эшләүче русиялеләрне өч ял көне көтә. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү быел шимбәгә туры килгәнлектән, ноябрьнең 4е (шимбә), 5е (якшәмбе) һәм 6сында (дүшәмбе) эшләмәячәкбез. Шул ук вакытта җомга, 3 ноябрьдә, эш дәвамлылыгы бер сәгатькә кыскара. Шунысын да әйтергә кирәк, ноябрьдә 30 көннең 21е – эш көннәре, тугызы – ял көннәре булачак.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстанда көзге каникуллар быел 28 октябрьдән башланачак һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Мәгълумат һәм фоторәсем “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайтыннан алынды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас