+24 °С
Яңгыр


“Мин Русия гражданы” дип аталаган патриотик чарада Илнур Рәфыйк улы яшүсмерләр белән “Ватан”, “патриот”, “хезмәт итү” кебек төшенчәләр турында җанлы әңгәмә корды, прокуратура эшчәнлеге белән таныштырды, һөнәри тәҗрибәсеннән мисаллар китерде.
Әңгәмә барышында кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, юриспруденция юнәлеше буенча бик күп мәгълүмат тупладылар.
Бу хакта тулырак гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз.