ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 октябрь 2023, 13:30

Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды

Бүген Рәҗәп авыл мәдәният йорты базасында авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.

Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелдыЯшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Галләмов, Яшьләр үзәге директоры Лиана Хәбибуллина, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев, «Беренчеләр хәрәкәте» урындагы бүлекчәсе белгечләре Айгиз Мадияров, Томила Алтынбаева, яшьләр эшләре буенча белгечләр катнашты. Түгәрәк өстәл артында яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар белән эшләү, волонтерлар хәрәкәтен үстерү һәм көн тәртибенә куелган башка сораулар каралды. Ахырда авыл биләмәләрендә яшь гаиләләр белән эшләү мәсьәләсе буенча стратегик сессия оештырылды. Бу хакта тулырак: алдагы санда.

Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Яшьләр эшләре буенча белгечләр семинар-киңәшмәгә җыелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас