

Шул уңайдан Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә «Илем синең белән горурлана, яугир ага-шагыйрь Гыйлемдар!» дип исемләнгән әдәби-шигърият кичәсе үтте. Чарада катнашучылар шагыйрьнең әдәби иҗатының якты мизгелләрен, аның шигырьләренә язылган җырларын искә төшерделәр, аның турында замандашларының истәлекләрен тыңладылар. Чараның икенче өлешендә якташ шагыйрьнең иҗаты буенча шигырь укучылар район конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә китап сөючеләр, мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Конкурсантлар юбилярның шигырьләрен һәм аның турында үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бу хакта тулырак киләсе санда таныша аласыз.