ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
19 октябрь 2023, 16:05

Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты

Бүген Уфадагы "Торатау" Когресс-Холлында "Киртәләрне җиңеп" ("Ломая барьеры") дип исемләнгән II Гомумрусия форум-күргәзмәсе эш башлады. Ул өч көн дәвам итеп, 21 октябрьдә тәмамланачак.

Шушы уңайдан Конгресс-Холл фойесында зур күргәзмә оештырылды. Аның стендларында сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын уңайлырак итәргә ярдәм итүче заманча җайланмалар – реабилитация чаралары, протезлар, имплантлар, ортопедик аяк киеме, "акыллы" җиһазлар урын алды. Шулай ук күргәзмә экспозицияләрдә инвалидлык төркеменә ия булган башкортстанлылар үз куллары белән эшләгән сувенирлар, йомшак уенчыклар, ювелир бизәгечләр да тәкъдим ителде. Бу зур чарада Русиянең 12 төбәгеннән килгән 50 компания үзләре җитештергән товарлар белән таныштырды. Форумның эшчәнлек программасында түгәрәк өстәлләр, стратегик сессияләр үткәрү планлаштырылган. Алар барышында 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне реабилитацияләү , төбәкләрнең инклюзив мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләләре тикшереләчәк. Форумның тәүге көнендә "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү. Яңа каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары" дип исемләнгән пленар утырыш үтте. Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров исеменнән зур чарада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин сәламләде. "Быел форумның төп темасы – мөмкинлекләре чикле кешеләрне комплекслы реабилитацияләү системасын формалаштыру. Әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар безнең арада аерым урын алып торалар. Без Башкортстанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүнең үз моделен формалаштырабыз. Ул модель кешеләрнең бөтен тормыш траекториясен, әйләнә-тирә мохит элементларын үз эченә ала. һәм аның беренче компоненты – реабилитация. 2019 елда без илдә беренчеләрдән булып инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатларны гамәлгә керттек. Ел саен бу максатларга 50 млн сумнан артык акча бүленә. Быел без финанслауны өч тапкырга арттырдык. Нәтиҗәдә, бу ярдәмнән файдаланган балалар саны 3,5 меңнән артты. Киләсе елдан без өлкәннәр, шул исәптән ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга да сертификатлар тапшырачакбыз», – дип билгеләп үтте М.Забелин. Форум өч көн эшләячәк. Бу вакыт дәвамында 37 эшлекле чара, осталык сәгатьләре үткәрү планлаштырыла. Уфалыларга һәм шәһәр кунакларына табиблар консультацияләр үткәрәчәк, төбәктә 2012 елда башлап оештырылып килгән "Киртәләрне җиңеп" инклюзив иҗат фестиваленең гала-концерты булачак. Форум эшчәнлегенең тәүге көнендә безнең райондашлар да катнашты. Муниципаль район хакимияте, мәгариф бүлеге, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм матбугат чаралары вәкилләре пленар утырышта, семинарда, осталык сәгатьләрендә, түгәрәк өстәлләрдә катнашты, күргәзмәләр белән танышты.

Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Ил күләмендәге форумда чакмагышлылар да катнашты
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас