

Анда безнең район спортчыларыннан тыш Илеш, Благовещен районнарыннан килгән командалар да көч сынашты. Ярышларга башкалабыз Уфадан мәртәбле спортчылар чакырылды, бәйгегә танылган судьялар хөкемдарлык итте. Яугир истәлегенә үткән бәйгегә аны искә алырга Илгизнең туганнары-якыннары, танышлары һәм дуслары, райондашлар бердәм булып килде. Зур спорт чарасында катнашучы спортчыларны һәм килүчеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде һәм спортчыларга уңышлар теләде. Юниорлар да, үсмер көрәшчеләр дә лаеклы дәрәҗәдәге әзерлекләрен исбатлады, бәйге киеренке алышлар белән мавыктыргыч булды. Мондый чаралар үсеп килүче буынны партиотик рухта тәрбияләп, батыр якташларыбыздан үрнәк алырга, алар белән горурлану тойгыларын формалаштырырга һәм яугирләрнең якты истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итә.