ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 октябрь 2023, 06:45

Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп

Кече яшьтән төрле һөнәрләр турында мәгълүмат алып, алар турында яхшы белеп үсү балаларга киләчәк тормышларын билгеләргә ярдәм итә. Авыл җирлегендә үскән малайлар-кызлар әти-әниләренә ярдәм итеп, алар башкарган эшләр белән якыннан танышып, бу эшләрдә катнашып, тәүге хезмәт чыныгуы ала.

Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләпАвыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп

 Авыл хуҗалыгы һөнәрләре, тармакта кулланылган техника-җиһазлар турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү максаты белән Тайняш урта мәктәбе укучылары өчен урындагы “Герой” кооперативының авылдагы машина-трактор паркына экскурсия оештырылды. “Минем Русиям – минем офыкларым” дип исемләнгән дәрестән тыш чара барышында парк мөдире Рәиф Рәис улы Сафуанов укучылар өчен экскурсия үткәреп, механизаторлар хезмәте турында сөйләде. Районда алдынгы хуҗалыкларның берсе булган әлеге кооперативның техника паркы да заманча, яңартылган. Рәиф Рәис улы үсмерләрне чәчү һәм урып-җыю чорында, хуҗалык эшләрендә ел әйләнәсенә кулланылган заманча техника белән таныштырды, аны ремонтлау өчен файдаланылган станоклар турында сөйләде. Экскурсия барышында укучылар тракторчы, токарь, эретеп ябыштыручы, водитель, диспетчер, механик һөнәрләре белән танышып, алар турында тулы мәгълүматка ия булды. Алай гына да түгел, токарь башкарган эшләрне үз күзләре белән күрә алдылар. Парк мөдире махсус станокта трактор ремонтлау өчен кирәкле болтны эшләп күрсәтте. Балалар шулай ук эретеп ябыштыручы Илнур Фәсхетдиновның эшләгәнен дә карап, күзәтү мөмкинлегенә ия булды. Бу эшнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуына техникадан файдалану ышанычлылыгы, димәк хәвефсезлек тә, турыдан-туры бәйле. Балалар трактор һәм машиналарны караганда зур горурлык белән:”Ә менә монсында минем әтием эшли!” дип әйттеләр. Эскурсия аларга бик тә ошады. Әлеге сәфәр аларның киләчәктә сайлаячак һөнәрләренә йогынты ясамый калмас дип уйлыйбыз.

Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Авыл хезмәтчәненә ихтирамны яшьтән тәрбияләп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас