

Украинада хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның саны артканнан-арта. Дөньялар барган вәзгыять бүген беркемне дә битараф калдыра торган түгел.
23 октябрь көнне якташыбыз Фәнүсне (исеме үзгәртелде) махсус хәрби операциягә озаттык. Өч бала әтисе контракт төзешеп, үз теләге белән илебезне якларга юл тотты.
“Мөмкинлек килеп чыгу белән контракт төзергә булдым. Без бармасак, кем барыр?”, – ди батыр йөрәкле якташыбыз.
Фәнүс (исеме үзгәртелде) – районыбыз авылында туып үскән. Юмаш урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Нефтекама шәһәренең 59 санлы лицеенда электрик һөнәрен үзләштерә. 2006-2007 елларда армия сафларында ил алдында хәрби бурычын үти. Аннан кайткач бүгенге көнгә кадәр районыбызның иң зур хуҗалыкларының берсендә намуслы хезмәт сала.
2008 елда Лилия (исеме үзгәртелде) белән тормыш корып, өч балага гомер бирәләр. Аларның 15, 10 яшьлек ике улы, 3 яшьлек кызлары бар. Тормыш юлдашы пешекче булып эшли.
“Дәүләт тарафыннан Фәнүскә (исеме үзгәртелде) бар яклап та ярдәм күрсәтеләчәк. Әлбәттә, ул кая барганын, үз өстенә нинди җаваплылык алганын аңлый, гаиләсе өчен борчыла. Әмма, безнең киләчәк бүгенге гамәләрдән тора. Барысы да яхшы булыр, дип ышанабыз. Без үзебезнең егетләрне ташламыйбыз”, – ди контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә кабул итүнең мәгълүмат эшчәнлек буенча җәмәгать киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров.
Каһарман якташыбызның туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын телик!
Фотоны Айдар Насыйров җибәрде.