ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
24 октябрь 2023, 04:35

Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды

23 октябрьдә Саранск шәһәрендә Бөтенрусия остазлар форумы старт алды. Әлеге масшаблы чара дәүләт, корпоратив һәм мәгариф секторларының остазлык өлкәсендә булган иң яхшы экспертлар һәм белгечләрен җыйды.

Остазлар Бөтенрусия форумына җыелдыОстазлар Бөтенрусия форумына җыелды
Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды


Форумда Идел буе федераль округы төбәкләре остазлары тәҗрибә уртаклашачак. Башкортостан Республикасы остазлар делегациясендә безнең район укытучысы булуы үтә дә сөенечле.
Форумда катнашу бәхетенә “Остазлыкның иң яхшы тәҗрибәсе” конкурсының абсолют җиңүчесе – Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина иреште. Аның конкурс эше Бөтенрусия конкурсының ярымфиналына чыгып, остазны шушы мәртәбәле исемгә ирештерде.
Кичә, 23 октябрьдә, Русиядә остазлык экосистемасын үстерү, патриотик тәрбия, төрле проектларга, санлы остазга һәм башкаларга багышланган түгәрәк өстәлләр, секцияләр оештырылды. Бүген исә остазлар арасында конкурс уздырылачак. Якташыбыз Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафинага уңышлар телик!
Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел Русия Президенты Владимир Путин Указы белән “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителгән иде.

Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды
Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды
Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды
Остазлар Бөтенрусия форумына җыелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас