+22 °С
Яңгыр


Билгеле булуынча, спорт уеннарының төп максаты – уенчыларны берләштерү, тоташ бербөтен команда итеп туплау. Бу уенда да шундый бердәмлек рухы хакимлек итте. Укучылар яугир якташыбызга үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар бирделәр, ул яудашларының бердәмлеге, дуслыгы турында сөйләде, малайларның һәм кызларның яхшы укуларын теләде. Без авылдашларыбызның илебез, халкыбыз иминлеген саклап, каһарманнарча лаеклы көрәшүе белән горурланабыз һәм аларга ныклы сәламәтлек, имин-сау булып мөмкин кадәр тизрәк җиңү яулап, туган якларга кайталарын телибез.